Казанга «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман килде

21.11.2019

Татарстанга эш визиты белән «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Александр Браверман «Корпорация МСП» стратегик сессиясендә катнашачак, анда тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүматны һәм аларны уздыру вакытында хокук бозулар очраклары турында белү өчен элемтә механизмын куллану мәсьәләсе каралачак. Чара "Казан-Экспо"да уза. 

Шулай ук Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесы субъектларының инвестицион проектлары презентациясе булачак. 

Искәртик, 2019 елның 15 октяберендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүматны һәм аларны уздыру вакытында хокук бозулар очраклары турында фикерләрен кече һәм урта эшкуарлык Бизнес-навигаторы порталында (smbn.ru) калдыра алалар.  Мөрәҗәгатьләр каралгач, эшкуар прокуратура һәм (яисә) контроль-күзәтчелек органыннан җавап ала. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.