Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының РФ субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләре буенча консультатив комиссиясе утырышында катнашты

19.11.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының РФ субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләре буенча консультатив комиссиясе утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә узды.

«Бу – Кырымда Дәүләт Советы утырышы президиумы йомгаклары буенча билгеләнгән нәтиҗәлелекнең 15 күрсәткече йомгаклары буенча чараларны бүлүнең беренче үрнәге», - диде Сергей Кириенко чыгышында.

Ул хәбәр иткәнчә, эш төркемнәре белән килештерүдә чараларны бүлү методикасын һәм принципларын корырга кирәк. 2018 елның 23 ноябрендә Ялтада узган Дәүләт Советы президиумы йомгаклары буенча Россия Президенты кушуы буенча 16 эш төркеме төзелгән иде.

Эш төркемнәре федераль башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлектә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча системалы эшне җайга салдылар.

31 октябрьдә  Калининградта узган Дәүләт Советы президиумы утырышында сәламәтлек саклау эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән мөһим карарлар кабул ителде.  

Моннан тыш, 6 июньдә Санкт-Петербургта узган бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча консультатив комиссия утырышының көн тәртибенең икенче мәсьәләсе карарларны үтәү йомгаклары буенча фикер алышулар уздырылды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча