Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда агымдагы эшләр һәм Татарстан Республикасында Haier компаниясенең инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.