Рөстәм Миңнеханов «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты

21.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты. Очрашу "Казан-Экспо" күргәзмә «Корпорация МСП» стратегик сессиясе кысаларында узды. 

Яклар кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында сөйләште. Аерым алганда, КУЭ вәкилләрен дәүләт өлеше булган эре компанияләр сатып алуларында катнаша алу мөмкинлеген киңәйтү темасы турында сөйләшенде. Бүгенге көнгә Татарстанда теркәлгән 4,9 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык вәкиле эре компанияләргә 200 млрд. сумнан артык заказ башкарды. 

"Корпорация МСП" стратегик сессиясе тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүматны һәм аларны уздыру вакытында хокук бозулар очраклары турында белү өчен элемтә механизмын куллану мәсьәләләренә багышлана. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.