Бүген Казанда, Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү уңаеннан тантаналы чаралар узды.
Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереш сүзеннән башланды.
ТР Дәүләт Советы спикеры чарада катнашучыларны һәм мәртәбәле кунакларны сәламләде, алар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дустанә илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, махсус хәрби операция Геройлары һәм башкалар бар иде.
Залга тантаналы рәвештә Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы Рәисе штандартын керттеләр.
2025 елның 14 сентябрендә тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы халкына, Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә тугрылык анты бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә белдерде: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кереште.
Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановны котлады һәм аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Төрекмәнстан, Үзбәкстан башлыкларыннан килгән котлау телеграммаларын укыды.
Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау текстын укыды.
Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы интернет челтәрендә, телеканалларда һәм радиода онлайн трансляцияләнә.
*** Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) ант тексты (ТР Конституциясенең 93 статьясындагы 3 өлеше).
- Татарстан Республикасының күп милләтле халкына тугры хезмәт итәргә; - гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә; - Россия Федерациясе Конституциясен һәм Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә;
- үземә йөкләнгән Татарстан Республикасы Башлыгының (Рәисенең) югары вазыйфаларын намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм.