Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты

19.09.2025

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты.

Яклар хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе эше, ведомствоның матди-техник базасын ныгыту темаларына кагылдылар. Владислав Иванов Рөстәм Миңнехановны төбәктә 2025 елның 14 сентябрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе белән котлады.

Очрашуда Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры урынбасары Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.