Россиянең алдынгы һәм сәнәгый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы Россия-Кытай багланышларын үстерүгә үз дәрәҗәсендә сизелерлек өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими Комитеты Рәисе урынбасары иптәш Пэн Цинхуа белән очрашуда белдерде.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими Комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуа Россия Федерациясенә визиты кысаларында Казанда эш сәфәрендә. Ул Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешүе белән котлады һәм төбәккә яңа казанышлар теләде.
Кунакны һәм Кытай делегациясе әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә.
Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, бу факт Россия Президенты В.В. Путинның күптән түгел Кытайга визиты барышында ассызыкланды, ул анда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашты һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан уздырылган хәрби парадта булды. "Кытай - ике яклы сәүдә күләме буенча Россиянең төп партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 244 млрд АКШ долларыннан артып киткән», - дип искәртте ТР Рәисе.
Россия төбәге буларак Татарстанның Кытай провинцияләре белән багланышларына килгәндә, 2024 елда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Цзилинь провинциясендә, Синьцзян-Уйгур автономияле районында, Сычуань провинциясендә булды. Быелның апрелендә Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чунцинга эш сәфәре кылды. «Безнең республиканың Кытай провинцияләре белән 8 килешүе имзаланды, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләр дә эшли. Казанда Кытайның Генераль консуллыгы, Пекинда республикабызның Сәүдә – икътисадый вәкиллеге эшли, Кытайның кайбер компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырыла».
Татарстан Рәисе очрашу барышында искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше 3,3 млрд АКШ долларыннан артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Кытай безнең республика икътисадына төп чит ил инвесторы булды. Узган ел эчендә чит ил инвестицияләре структурасында Кытай инвестицияләре өлеше 80%тан артып китте. Транспорт-туризм инфраструктурасы да үсә. Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә узган ел КХРдан 8 меңнән артык турист кабул итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук Казаннан Хайнань утравына (КХР) авиаочышлар башкарыла.
«Без хезмәттәшлеккә әзер, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләребезне алга таба үстерергә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими Комитеты Рәисе урынбасары иптәш Пэн Цинхуа очрашу мөмкинлегенә шат булуын белдерде. «Барыннан да элек, - диде ул, - Сезне тагын бер тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе итеп сайлануыгыз белән котлыйм, Сезнең белән инаугурация көнендә очрашуыбыз минем өчен зур мәртәбә». Пэн Цинхуа Татарстандагы коллегаларының кунакчыллыгы һәм Казанның матурлыгы аңарда тирән тәэсир калдыруы турында сөйләде.
"Әйткәнегезчә, 2018 елда мин Сычуань провинциясенең партия секретаре булып эшләдем һәм Владивостокта 4 нче Көнчыгыш икътисадый форумда катнашу өчен булдым. Безнең анда баруыбызда Сычуань провинциясе һәм Казан шәһәре хастаханәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген без Казанда Балалар республика клиник хастаханәсендә булдык һәм аның заманча инфраструктурасын күрдек, анда иң югары дәрәҗәдә күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныша алдык», – дип искәртте Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими Комитеты Рәисе урынбасары.
Пэн Цинхуа Рөстәм Миңнеханов белән бүгенге очрашу элемтәләрне һәм багланышларны ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
"Кытай һәм Россия - яңа чорда киң колачлы стратегик партнерлар, - диде ул. - Соңгы елларда лидерларыбызның стратегик җитәкчелеге нәтиҗәсендә һәм халыкара турбулентлыкка карамастан, безнең илләр һәрвакыт мәңгелек күршелек һәм дуслык, киң колачлы хезмәттәшлек рухында, сәяси ышанычны даими тирәнәйтә, гуманитар элемтәләрне ныгыта».
Белешмә өчен:
2023 елдан Казанда рәсми һәм эшлекле даирәләр катнашында эшлекле багланышларны киңәйтүне максат итеп куйган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы үткәрелә. 2025 елда форумда 40 ил делегациясе катнаша, Россия Федерациясенең 68 төбәге һәм Кытай Халык Республикасының 28 административ бүлекчәсе тәкъдим ителә. Кытайның җиде провинциясеннән 10 рәсми делегация аерым урын ала, Кытай бизнесын энергетикадан һәм авыр сәнәгатьтән алып суднолар йөрүгә, логистикага һәм төзелешкә кадәр тармакларның киң спектрын чагылдырган 200дән артык эре компания тәкъдим итте.
2024-2025 еллар Россия һәм Кытай Мәдәнияте еллары дип игълан ителде. Әйтик, агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры Шэньчжэньда узган Яшь башкаручыларның икенче Кытай халыкара хор фестивалендә катнашты. ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестрының, Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрының КХР гастрольләре планлаштырылган.