Татарстанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы ачылды. Чарада педагогика коллективларның узган уку елындагы эшенә йомгак ясалачак һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнәчәк. Киңәшмә Иннополиста уза.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып бара. Төп тема - «Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәтләр ориентирлары".
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә пленар утырышны онлайн трансляцияләү оештырылган.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары белән ачылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән өлкәсендә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Мәгариф министры Сергей Кравцовка, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка, шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анзор Музаевка Татарстанда мәгариф үсешенә шәхсән катнашканнары һәм өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның видео сәламләве күрсәтелде. Сергей Кравцов видео сәламләүдә, аерым алганда, илдә мәктәпләргә капиталь ремонт һәм аларны төзүдән тыш, балалар бакчалары һәм көллиятләр дә яңартылачак, диде.
"Ел башыннан хезмәт һәм күзәтү кабинетларын җиһазлый башладык, киләсе елдан рәсем сәнгате, музыка, физика кабинетларын җиһазландыру башланачак. Физика, химия, биология, юнәлешле математика һәм информатика кебек фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны артуын күзәтәбез. Бу чыгарылыш укучыларының табигый-фәнни дисциплиналар һәм инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуын ачык күрсәтә. Абитуриентларның педагогика югары уку йортларына керү белән кызыксынуы да арта».
Федераль министр шулай ук балаларның көллият һәм техникумнарда укулары белән кызыксынуларын ассызыклады. «2025 елда урта һөнәри белем бирү системасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм әлеге дата алдыннан ул үсешендә җитди адым ясады»,-дип искәртте ул.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе педагогларга, шул исәптән яшь укытучыларга өстәмә түләү чараларын арттыру турында карар кабул итте.
Моннан тыш, педагогика хезмәткәрләре һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен яңа грантлар барлыкка киләчәк. Укытучыларга ярдәм итүнең башка чаралары да күздә тотыла - барлыгы 1 млрд сумнан артыграк.
Министр индустриаль партнерлар белән тыгыз кооперациядә мәгариф системасын һәм республика икътисадын үстерүдә фәннең, фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрнең ролен билгеләде.