Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде

21.08.2025

Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде.

Казанның Г.Тукай ис. халыкара аэропортында Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, башка рәсми затлар каршы алды.

Искәртәбез, Михаил Мишустин Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" 10 нчы бөтенроссия форумында катнашачак, анда уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларын игълан итәчәкләр. 

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте