Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашты.
Очрашу «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
РФ Премьер-министры Казанның шәһәр мохите сыйфаты буенча алдынгылар өчлегенә керүенә, ә республика тулаем алганда илнең иң алга киткән субъектларының берсе булуына игътибар итте.
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Рәисенә Казанны Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше буенча бөтенроссия форумын уздыру өчен мәйданчык итеп сайлаулары, шулай ук анда шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтте.
Аннары Татарстан Рәисе төбәкнең социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, тиңдәшсез санкцион басымга карамастан, республика икътисады үсүен дәвам итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 5,2 трлн сум тәшкил иткән. Быел да уңай динамика күзәтелә: 7 ай эчендә тулаем төбәк продукты 2,6%ка арткан. 5 ел эчендә Татарстанда барлык программалар буенча 22 меңнән артык объект төзелгән һәм ремонтланган. Балалар өчен 48 мәктәп һәм 59 мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачкан, 5 мең 174 ишегалды тәртипкә китерелгщн, 4 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, 300дән артык җәмәгать киңлеге булдырылган.
"Икътисад үсешенә төп өлешне сәнәгать кертә. Предприятиеләр планлы рәвештә колачлы үсеш программаларын гамәлгә ашыралар", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, ул гидрокрекинг-2 җайланмасын эшләтеп җибәрү, табигый газ метаннан азык өстәмәсен җитештерү башлану, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» базасында «ЭП-600» олефин комплексы проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов кыскача «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис»МИЗ күрсәткечләрен белдереп, махсус икътисадый зоналар кебек икътисад драйверларына тукталды. "Яшел Үзән" яңа махсус икътисадый зонасын булдыру турындагы карарыгыз өчен рәхмәт, анда биотехнологияләр өлкәсендә алты инвестицион проект гамәлгә ашырылачак", - дип хәбәр итте республика Рәисе.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Сәнәгатьне үстерү фондының җитди ярдәменә игътибар итте, ул биш ел эчендә республиканың 60 предприятиесен 45,7 млрд сум күләмендә финансланган. Авыл хуҗалыгына килгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе буенча илдә өченче урында тора. Сөт җитештерү буенча республика Россиядә беренче урында тора, еллык күләме 2,3 млн тонна.
Михаил Мишустин мәгариф системасына аерым тукталды. "Беләм, сез шәхсән кадрлар әзерләү, мәгариф инфраструктурасын яңарту һәм төзү мәсьәләсен контрольдә тотасыз. Сәнәгать компанияләре Алдынгы инженерлык мәктәпләре эшенә җитди җәлеп ителгән. Ә бу өлкәдә тагын ниләр эшләнә",-дип кызыксынды РФ Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Хөкүмәтнең актив ярдәме белән Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк, алты алдынгы инженерлык мәктәбе, яшьләр фәнни лабораторияләре челтәре булдырылган.
«Республика хакимият органнарының системалы эше һәм эре компанияләрнең инвестицияләре нәтиҗәсендә корпоратив фәнни-техник үзәкләр төзү, гамәлдәгеләрен тирәнтен модернизацияләү һәм яңаларын халыкара класслы университет кампуслары төзү дәвам итә», - дип ассызыклады ул, кичә Казанда аграр университет студентлары өчен яңа тулай торак ачылуын да искәртте.
Мәгариф - республикада системалы ярдәмгә ия булган юнәлешләрнең берсе генә. Татарстанда 15 елдан артык төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика программалары гамәлгә ашырыла. "Агымдагы елда барлык шәһәр округларын һәм муниципаль районнарны колачлаган 48 программа гамәлдә. Быел торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү буенча республика программасын гамәлгә ашыру башланды. Беренче этапта 8,5 млрд сумлык финанслау планлаштырылган", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында да сөйләде. 2024 елда бу максатларга 47 млрд сум юнәлдерелгән. Бу акчаларга 311 социаль әһәмиятле объект төзелгән. Быел илкүләм проектлар кысаларында тагын 456 объект төзеләчәк һәм капиталь ремонтланачак. Шул исәптән юл инфраструктурасы төзелешендә дә зур эш алып барыла.
"Татарстан халыкара транспорт коридорларының мөһим үзәге булып тора. "Казан" халыкара аэропортын модернизацияләү ничек бара, - дип сорады Михаил Мишустин.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда республика авиатранспортта йөрүче пассажирлар саны 40%ка арткан. Казан аэропортында яңа перрон төзелгән, ә хәзерге вакытта яңа терминал төзелеше бара. Ул 6 миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.
Гомумән алганда, соңгы елларда республиканың юл каркасы шактый ныгыды. Бу М12 дә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен Кама аша күпер белән әйләнеп чыгу да, «Алексеевск-Әлмәт» юлы да. Быел Татарстанда 1,5 мең километрдан артык юл төзеләчәк һәм ремонтланачак.