Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 21 февральгә 731 күп фатирлы йорт буенча капиталь ремонт ясау өлешендә, проект-смета документларын эшләү буенча эшләр башкаруга сөйләшүләр барышында, җиңүчеләр билгеләнгән. Торгларда җиңүчеләр белән килешүләр төзүдә эш алып барыла.
Торак төзелеше программалары буенча 21 февральгә Татарстан Республикасында 401 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
2020 елда социаль ипотека программасы буенча 4 мең 970 фатирлы 130 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 21 февральгә статистика органнарына 108 фатирга исәпләнгән 10 йорт буенча хисап тотканнар. Моннан тыш, 26 объектта эш югары дәрәҗәдә, 54ендә - уртача, 40ында түбән дәрәҗәдә башкарылган.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта 35 объект файдалануга тапшырылган, 69ы югары әзерлек дәрәҗәсендә, 61е - уртача һәм 12 йорт түбән дәрәҗәдә.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2020 елда 10 мең 680 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 21 февральгә 1 мең 322се файдалануга тапшырылган.