Алексей Песошин Татарстан икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

21.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Мидхәт Шаһиәхмәтовны тәкъдим итте.  Министрлыкны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Алексей песошин Фәрит Габделганиевның республика икътисады үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде.

Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны сизелерлек артты. Тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 26%тан артык тәшкил итә - бу республика тарихында иң югары күрсәткеч, кече бизнеста эшләүчеләр саны 600 мең кешегә кадәр артты. Федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр төзелде, без бик күп ташламалар алдык, бу Татарстанның икътисади потенциалын үстерергә мөмкинлек бирде.

Татарстан Икътисад министрлыгына дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карарга кирәк булачак. Төп бурыч - тулай төбәк продукты күләмен арттыру.

ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтовның Татарстан икътисадын 2010 елдан 2014 елга кадәр җитәкләгәнлеген искәртте.

“Ил президенты җитди бурыч куйды - тулай эчке продуктны 5%ка арттыру. Бу стратегик планнарны эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда координацияләү системасын яңадан карауны таләп итә торган бик зур эш. Бездә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән эшләү, сәнәгатькә резидентларны җәлеп итү, шулай ук инжиниринг үзәкләрен һәм прототиплаштыру үзәкләрен үстерү мәсьәләләре дә бар”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Мидхәт Шаһиәхмәтов үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.