Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XIV чираттан тыш конференциясендә катнашты

21.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы судьяларының XIV чираттан тыш конференциясендә катнашты. Төп тема – 2019 елда судлар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга планнар билгеләү.

Чара «Корстон» КСККда узды (Казан). Анда Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, судьялар җәмәгатьчелеге вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Хисап конференциясенә бөтен республикадан 170 судья чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев Татарстан Республикасының гомуми юрисдикциядәге судлары эше турында нотык сөйләде.  

2019 елда Татарстанда җинаять эшләре буенча ике меңгә кимрәк хөкем чыгарылган «Республика судлары якынча 13 мең кешене хөкемгә тарткан, былтырга караганда ике меңгә ким», - диде Илгиз Гыйләҗев.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, судьялар корпусы профессионализмы судлар алдында торган бурычларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итәчәк, шул исәптән присяжный утырышчылар даирәсен киңәйтеп тә; икътисадый җинаятьләрне административ хокук бозулар категориясенә күчереп тә; шулай ук судлар эшчәнлеген цифрлаштыру юлы белән дә.

Рөстәм Миңнеханов тагын балалары өчен алиментлар эзләтеп алу мәсьәләсен дә күтәрде. Бүген судлар ата-аналарның үз вазыйфаларын үтәү гаранты булырга тиеш, моңа аерым игътибар бирергә кирәк.

«Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия халкын саклау һәм ишәйтү зур әһәмияткә ия, диде. Балаларны тәрбияләүгә игътибар бирергә кирәк, бигрәк тә тулы булмаган гаиләләрдә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хакимият бурычларының берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру. Бу максатларда республикада суд участоклары биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, 2020 ел – бөтендөнья юстициясе өчен  юбилей елы. Быел беренче Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлауга 20 ел тула.

Азакта Рөстәм Миңнеханов судьялар корпусы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.