Татарстан Рәисе Усады авылында «Тәрбия үзәге" яңа белем бирү үзәгендә булды

01.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады авылына эш сәфәре кылды, анда ул «Тәрбия үзәге» яңа белем бирү үзәгендә булды.

«Ихлас» мәчете комплексы территориясендә урнашкан үзәк хәйриячеләр акчасына төзелгән. Учреждениедә 100 укучыга исәпләнгән тугыз уку кабинеты, шулай ук 200 кешегә кадәр сыйдырышлы күп функцияле чаралар залы бар.

Визиты барышында республика Рәисе үзәкнең матди-техник җиһазланышы, кулланыла торган белем бирү методикалары һәм эшнең төп юнәлешләре белән танышты.

«Тәрбия үзәге» эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең күп кырлы үсеше өчен заманча белем бирү мохите булдыруга юнәлдерелгән. Татар телен һәм милли мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга аерым игътибар бирелә.

Белем бирү хезмәтләре исемлегенә телләр өйрәнү (татар, инглиз, гарәп, кытай), техник дисциплиналар (программалаштыру һәм робототехника), шахмат дәресләре, мәдәни тәрбия программалары һәм китап клублары, мәктәпкә һәм БДИгә әзерлек, һөнәри юнәлеш бирү чараларын оештыру керә.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка Лаеш эшкуарлары гамәлгә ашыра торган социаль проектлар турында да сөйләделәр, шул исәптән яңа төбәкләр территориясендә дә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.