Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында «Батареон» компаниясенең литий-ион аккумулятор батареяләре заводын ачуда катнашты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
«НЭТЕР» бренды астында «Батареон» компаниясе продукциясе аккумулятор батареяларе базарында 2011 елдан бирле тәкъдим ителә. Компания литий аккумуляторларының барлык төрләрен проектлау, җитештерү һәм китереп җиткерү белән шөгыльләнә, төп юнәлеше – литий-ион аккумуляторлары. 2011 елдан башлап 4500дән артык проект гамәлгә ашырылган, 100 мең аккумулятор җитештерелгән, 100дән артык корпоратив клиентка хезмәт күрсәтелә.
Лаеш районындагы «Иннополис» МИЗ территориясендә «Батареон» сәнәгатьнең 30 тармагы өчен (робот техникасыннан алып пилотсыз очу аппаратларына кадәр) заманча литий-ион универсаль аккумуляторлар заводы төзү проектын гамәлгә ашырды.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның Россия сәнәгате өчен мөһимлеген билгеләп үтте. "Литий-ион аккумуляторлары - заманча икътисадның нигез элементы. Энергияне ышанычлы саклау системаларына транспорт, телекоммуникацияләр, сәнәгатьне автоматлаштыру һәм башкалар таяна. Туклану чыганакларын җитештерүне локальләштерү тышкы куркынычларны киметүне, тәэмин итүнең тотрыклылыгын ныгытуны, үз компетенцияләрен булдыруны тәэмин итә. Без бу мөһим проектның инициаторларына рәхмәтле", - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, яңа завод – илебезнең технологик бәйсезлегенә һәм стратегик иминлегенә зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук заводны төзегәндә Сәнәгатьне үстерү фондының зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Бу заманча технологик җайланмалар сатып алырга һәм җитештерүне эшләтеп җибәрүне тизләтергә мөмкинлек бирә.
„Әлеге завод - Лаеш районындагы “Иннополис" МИЗның тиз үсә торган мәйданчыгында урнашкан тагын бер предприятие, аның инфраструктурасы 1119 карары инструментларын кулланып төзелә. Без Россия Хөкүмәтенә һәм илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына рәхмәтле. Федераль ярдәм белән биредә технопаркның яңа бинасы төзелде, кирәкле инженерлык инфраструктурасы булдырыла. Шуның нәтиҗәсендә биредә заманча һәм кирәкле продукция җитештерүче яңа югары технологияле предприятиеләр урнаша", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерү белән танышты, технологик линияләрне һәм җитештерелә торган продукция үрнәкләрен карады. Завод аккумуляторлар, аккумулятор ячейкалары, зарядкалау җайланмалары, BMS-платалар җитештерә. Проект куәте - елына 700 мең берәмлек продукция (2026 елда ирешеләчәк). Җитештерүдә 300дән артык яңа эш урыны булдырылган. Проектка инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил иткән.
Визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» МИЗ Лаеш мәйданчыгын алга таба үстерү буенча эшлекле киңәшмә уздырды.