ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Мәгариф министры урынбасары Цзянфэн Ду белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Е.К. Завойский ис. Халыкара премия тапшыру тантанасфы узды. Быел премия лауреаты Цзянфэн Ду булды.
Рөстәм Миңнеханов КХР Мәгариф министры урынбасарын зур һөнәри казанышлары белән котлады. "Сезгә яңа колачлы фәнни казанышлар һәм һөнәри уңышлар, шулай ук нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим. Ышанам ки, бүген премия тапшыру тантанасында республиканың бөтен фәнни җәмәгатьчелеге бертавыштан сезнең адреска булган котлауларга кушылыр», - диде Татарстан Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Кытай вәкиле югары фәнни бүләкнең чираттагы лауреаты булды: "Рәис Си Цзиньпин җитәкчелегендә Кытай тиз арада дөньяның әйдәп баручы державасына әверелә, шул исәптән фән, технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә. Соңгы елларда Татарстан, Кытай һәм аның провинцияләре арасында мәгариф һәм фәнни-техник элемтәләр югары темплар белән үсте».
Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында КХРдан 2,5 меңнән артык студент белем ала. Бу күрсәткеч буенча республика, Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, 3 нче урында тора. "Кытай студентларын һәрвакыт дисциплиналы булулары, тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре, белемгә арымый - талмый тартылларуы һәм белем бирү процессы белән тирән мавыгулары аерып тора», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шуның белән бергә ул фәнни-техник прогрессның моңарчы күрелмәгән тизләнеше һәм тирән геосәяси үзгәрешләр алга таба стратегик партнерлыкны үстерү өчен алшартлар тудыруын билгеләп үтте.
Цзянфэн Ду Кытай делегациясенең Казанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Завойский исемендәге халыкара премияне тапшыру тантанасында катнашу минем өчен зур мәртәбә», - диде ул.
Кытай Мәгариф министры урынбасары ассызыклаганча, хәзерге вакытта Россия-Кытай киң колачлы стратегик партнерлыгы актив үсүен дәвам итә. Хезмәттәшлекне ныгытуга Татарстан Республикасы зур өлеш кертә.
Очрашу кысаларында яклар мәгариф һәм фән өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә этәргеч бирергә сәләтле тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Алар арасында Кытай-Россия перспектив технологияләр университетын төзү проекты, шулай ук киләсе елда Казанда Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең югары уку йортлары ректорларының XV форумын үткәрү.
«Әлеге инициативалар лидерларыбыз тарафыннан үзара белем бирү еллары дип игълан ителгән 2026-2027 еллар көн тәртибенә туры килә», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.