Рөстәм Миңнеханов Казанда Столяров урамындагы ишегалды территориясен төзекләндерүне бәяләде

16.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Столяров урамы, 6 йортының ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре белән танышты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов әлеге йорт ишегалдына 26 нчы китапханә-филиалында булганнан соң керде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ишегалдын 2019 елда төзекләндергәннәр. Шәһәр территорияләрен комплекслы үстерү алымы кысаларында Клара Цеткин ур., 9 һәм 11 йортлар, Столяров ур., 6 йорт ишегаллары төзекләндерелгән.

Бу йортларда 500дән артык кеше яши. Клара Цеткин ур, 11 йортында шәһәр китапханәсе урнашкан, аны да яңартканнар, шулай ук полиция бүлеге пункты бар. Алар бергә бердәм итҗимагый киңлекне формалаштыра. 

Ишегалды территориясе «Безнең ишегалды – дус күршеләр территориясе» концепциясе нигезендә төзекләндерелгән. Ишегалдында объектлар урнашуын элеккечә сакларга тырышканнар, яшеллеккә игътибар зур, юллар киңәйтелмичә төзекләндерелгән, ишегалды аша үтү юнәлешләре сакланган, һәр подъезд ишегеннән ишегалдына чыгып була. Шулай ук ишегалдында спорт мәйданчыгы, агачлар күләгәсендә ял итү зонасы бар. 

Татарстан Президенты биредә яшәүче кешеләр белән дә аралашты. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.  

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.