Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү советы утырышында катнашты

17.06.2020

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү советы утырышында катнашты. 

Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм аңа ярдәмгә, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында ИФОда төбәкләр бюджетларын нисбәтләүне тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында фикер алыштылар.

Утырышны ачып, РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Covid-19 эпидемиясенә бәйле рәвештә икътисадка һәм социаль өлкәгә зур йогынты ясалды. Бигрәк тә кече һәм урта бизнеска кыен килде.

Игорь Комаров белдергәнчә, округ төбәкләрендә КУЭта 1,5 млн кеше эшсез калды, бу әлеге сектордагыларның 43%ы.

«Күп кенә төбәкләрдә бу секторны стимуллаштыру чаралары эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Әмма хәл ителмәгән проблемалар кала әле», - диде Игорь Комаров.

Бюджетларны нисбәтләштерү буенча Игорь Комаров хәбәр иткәнчә, пандемия нәтиҗәсендә 5 ай йомгаклары буенча төбәкләрнең берләштерелгән бюджетларының үз керемнәре РФ Минфин күрсәткечләре нигезендә 16%ка кимегән яисә 100 млрд. сумга.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.