Рөстәм Миңнеханов ИФО төбәкләре җитәкчеләре белән Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты

18.06.2020

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференция режимында Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Оренбург һәм Саратов өлкәләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенә төбәкләрнең әзерлеген бәяләде.

Төбәкләрнең сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирү участокларында гражданнарның иминлеге һәм саклану чаралары турында хәбәр иттеләр. Роспотребнадзорның төбәкләр идарәләре җитәкчеләре Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленә эпидемиологик вәзгыять һәм тавыш бирү барышында күрелүче санитар чаралар турында сөйләделәр.

Игорь Комаров шулай ук төбәкләр җитәкчеләре белән хокук саклау тәртибе һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында да фикер алышты.  

«Гражданнарның ихтыярларын белдерү, барлык законнар таләпләрен үтәп, мөмкин кадәр уңайлы һәм имин шартларда узарга тиеш. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк, сайлау комиссияләре әгъзалары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында да уйларга кирәк», – диде Игорь Комаров.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ассызыклаганча, Конституциягә кертелүче үзгәрешләрнең асылы турында гражданнарга активрак мәгълүмат бирергә кирәк.

Тавыш бирү 2020 елның 1 июлендә узачак, вакыты – җирле вакыт белән  8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр.    

Тагын Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырачак әле.    


ИФО Матбугат хезмәте