Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авылларда кече хуҗалык формалары үсеше турында хәбәр итте

20.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылларда кече хуҗалык формалары үсеше турында сөйләде. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүген Татарстанда 450 меңнән артык шәхси һәм 4 мең фермер хуҗалыгы, шулай ук 295 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы исәпләнә.

Иң зур үсешне фермер хуҗалыклары бирә, аларның акчалата кереме бер ел эчендә 11 процентка — 2,1 млрд сумга кадәр арткан. Шәхси хуҗалыклар, җитештерү бераз кимесә дә, уңай динамикага ия.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүдә тулы бер эш башкарасы бар. 123 кооператив кына реаль эшчәнлек алып бара, шуларның 74е грант ярдәме алган. Шуның аркасында кооператив хәрәкәтен яңадан торгызуга ирешелде.

Узган ел авыл хуҗалыгы кооперативларына өстәмә рәвештә 3 меңнән артык яңа әгъза җәлеп ителгән, нигездә бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Аларның акчалата кереме ике тапкыр диярлек — 2,9 млрд сумга кадәр арткан.

Терлекчелек тармагын үстерү һәм авылда кече формаларга ярдәм итү бик мөһим, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Бу продукция җитештерү белән генә бәйле түгел, сүз кешеләрнең керемнәре һәм авылның киләчәге турында бара. Шуңа күрә ярдәм итүнең барлык рәвешләрен дә дәвам итәргә кирәк», — диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезәмәте, Булат Низамиев