Бу атнада 7 хезмәт коллективында коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланган. Авыручыларның кимүенә карамастан, эш урыннарында профилактика чараларын уздыруны дәвам итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, яңа авыру очраклары 0,5%ка кадәр кимегән. Бу атнада Татарстанга коронавирусны РФнең башка субъектларыннан, шул исәптән курорт зоналарыннан дүрт кеше йоктырып кайткан.
Коронавирусны профилактикалау таләпләрен үтәүне күзәтү дәвам итә. Роспотребнадзор тарафыннан 864 объект тикшерелгән, шуларның 53ендә хокук бозу очраклары ачыкланган. Узган атнада 54 протокол төзелгән.