Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районында булды

10.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Ютазы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. 

Татарстан Республикасы Президенты Ютазы муниципаль районының хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты, алар белән урып-җыю барышы мәсьәләләре турында фикер алышты.   

«Уңыш» ҖЧҖнең язгы арпа бусуы янында механизаторлар белән төшке аш ашады. Рөстәм Миңнеханов механизаторларга хезмәтләре һәм бөртеклеләр уңышын җыеп алуда керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстан тулысынча үзен үзе кирәкле ашамлык продуктлары белән тәэмин итә ала. «Мин үзем дә авылда үстем, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шуңа күрә авыл кешеләре хезмәтенә ихтирамым зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Солнышко» Ютазы балалар бакчасында булды (капиталь ремонттан соң). Бина 1977 елда төзелгән. Капремонт барышында идәннәр һәм диварлар ремонтланган, бүлмәләр арасындагы ишекләр алмаштырылган, фасад җылытылган; җылылык, су бирү системалары ремонтланган.

Ютазы авылында тагын Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Вафауллин» КФХның сөт-товар фермасын карап чыктылар.

КФХ башлыгы Әнсәл Вафауллин гаилә сөт-товар комплексы эше турында сөйләде.  

Рөстәм Миңнехановны Ютазы районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфыйгуллин һәм башкалар озата йөрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.