Татарстан Президенты һәм РФ сәламәтлек саклау министры Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачтылар

10.08.2020

Бүген Казанда А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Объект кыска вакыт эчендә – 100 көндә төзелгән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты.

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү күптән планлаштырылган иде, ләкин коронавирус пандемиясе эшне тизләтте. Татарстан Президенты модульле корпус түгел, ә капиталь бина төзү турында карар кабул итте. Яңа стационарның гомуми мәйданы - 17,5 мең кв.метр, 232 койкалык һәм урын санын 504кә җиткереп була.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә кыска вакыт эчендә яңа хастаханә корпусын торгызганнары өчен рәхмәт белдерде һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде. «Бүген бу хастаханә бик кирәк. Безгә планлы медицина ярдәменә чыгарга кирәк. Кызганычка каршы, без медицина учреждениеләрен пандемия белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә мәҗбүр булдык. Барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең шатлыкка коронавирусның авыр очраклары кими бара. Мин бу проблема хәл ителер дип бик өметләнәм», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Проектны гамәлгә ашыруга барлык чыгымнар (1,8 млрд сумнан артык) төбәк бюджеты хисабына тәэмин ителде. Әлеге сумманың чиреге заманча техник җиһазлауга таләп ителде: ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология, эндоскопик җиһазлар һәм УЗИ аппаратлары.

Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, Казандагы йогышлы авырулар корпусы илдә бик кыска вакыт эчендә сафка кертелгән 22 нче объект булды. "Бүген йогышлы авырулар белән пациентларга гына түгел, башка профильле авырулар булган пациентларга да медицина ярдәмен саклап калу мөһим . Моның өчен агымнарны бүләргә кирәк. Формалаштырыла торган яңа медицина оешмалары иң заманча таләпләргә туры китереп оештырылган һәм җиһазландырылган. Асылда, һәр палата аерым бокс булып тора. Бу төрле йогышлы авырулар белән пациентларны кабул итәргә, шул рәвешле башка медицина учреждениеләрен бушатырга һәм калган авыруларга планлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә", - диде ул.

Ул яңа объекттагы медицина җиһазларының күп өлеше - үзебездә җитештерелгән, дип игътибар итте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов стационар төзегән төзүчеләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Президенты һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы яңа медицина корпусының биналарын карадылар. Беренче катта кабул итү-диагностика бүлеге, 12 урынлык анестезиология һәм реанимация бүлеге, шулай ук сөт катнашмалары әзерләү һәм калдыкларны зарарсызландыру блоклары оештырылган. Икенчесендә - 20 бер урынлы палата. Шуның белән беррәттән бинаның икенче, өченче һәм дүртенче катларында 5 боксларга бүленгән бүлек җәелдерелгән. Шулай ук яңа медицина учреждениесе составында лаборатория корпусы эшли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев