Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Яшәү өчен уңайлы һәм имин тирәлек»не үстерүнең илкүләм максатына ирешү турында мәсьәлә буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беернче урынбасары Андрей Белоусов уздырды.
Ел саен кимендә 5 млн гаиләнең тормыш шартларын яхшырту, торак төзелеше күләмнәрен елына кимендә 120 млн кв метрга арттыру, эре агломерацияләрдә кимендә 85% дәрәҗәсендә норматив таләпләргә туры килерлек юллар челтәрен төзүне тәэмин итү турындагы темалар кузгатылды.