Рөстәм Миңнеханов Россия-Кыргызстан хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эш төркеме утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кыргызстан хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эш төркеме утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Утырыш Казан Ратушасында узды. Анда Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Азамат Җаманкулов катнашты. Россия рәистәше - Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.

Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Кыргызстан халыкларын охшаш мәдәният, уртак традицияләр, якын телләр берләштерә. Икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты эш төркеменең бүгенге утырышы дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

Россия мәдәният министры Ольга Любимова эш төркеме әгъзаларын сәламләде һәм яхшы эш теләде.

Искәртик, утырышта зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыру, кинематография, музейара багланышлар, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.