Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бердәм тавыш бирү көненә уңаеннан «Ак Барс Арена» стадионы янында концерт карады.
Концертта тагын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да бар иде.
Искәртәбез, бүген, 13 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда бердәм тавыш бирү көнендә «Ак Барс Арена» янында интерактив программа һәм концерт оештырылган иде.
Бу якшәмбе интерактив программасын 11 - 13 сентябрь көннәрендә тавыш биргән һәркем карый ала иде, аларның «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» беләзекләре чарага керү билеты ролен үтәде.
Рөстәм Миңнеханов барысына да актив граждан позицияләре өчен рәхмәт әйтте. «Һәр кешегә граждан позициясе, илебезне һәм республикабызны хуплавыгыз өчен рәхмәт. Һәрберегезгә сәламәтлек, уңышлар, бәрәкәт телим, республикабыз һәм аның башкаласы иң яхшылардан булсын», - диде Рөстәм Миңнеханов.