Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты

15.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Ольга Любимова Казанда эш сәфәрендә. Аның программасында – Россия-Кыргызстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара  комиссия утырышында катнашу. Моннан тыш, Ольга Любимова Мәдәният һәм сәнгать буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утырышында катнашачак.

Бүген Ольга Любимова Казан Кремленең Мәртәбәле кунаклары кенәгәсендә язу калдырды.

Очрашуда Ольга Любимова һәм Рөстәм Миңнеханов төбәк дәрәҗәсендә мәдәниятне үстерү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләү, шулай ук тулаем «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Рөстәм Миңнеханов Россия Мәдәният министрына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.

Очрашуда тагын Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.