Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев Казанда 3 нче янгын-коткару частендә һәм ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә үзәгендә булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы РСЧС идарә органнарының, территориаль подсистемасы көчләренең һәм чараларының билгеләнгән гамәлләргә әзерлеге турында күчмә координацион киңәшмәне Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Николаевич Зиничев уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Искәртәбез, Россия ГХМ башлыгы Евгений Зиничев Татарстанда эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсының супефиналында катнашучыларга, телеграмма юллап, уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы киңлекләрендә «2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2020 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин, республика министрлыклары һәм эре энергия предприятиеләре вәкилләре катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы бүген видеоконференцэлемтә режимында узды. Ведомствоның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Очрашуда шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының профильле комитетлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Чараның турыдан-туры трансляциясе ведомствоның рәсми сайтында оештырылган иде.
Сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Бу чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында узды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узган түгәрәк өстәлдә төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар. Бу чара “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы белән Кемерово "Азот" АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Имзалау тантанасы "Казан Экспо" ХКҮдә 2-4 сентябрьдә баручы Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов геолог-нефтьчеләрнең халыкара конференциясендә катнашты.
Конференция Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында уза һәм быел ул нефть-газ геологиясенең яңа парадигмасына багышланган.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, елдан-ел нефть яималарын эшкәртү кыенлаша бара.