Татарстан Президент киләчәктә республикада җитештерүне үстерү турында «Хайер Индастри Рус» генераль директоры белән фикер алышты

14.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хайер Индастри Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан территориясендә «Хайер» җитештерүен алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Бүгенгә Чаллыда суыткычлар җитештерү заводы, кер юу машиналары җитештерү заводы һәм телевизорлар җитештерү буенча беренче завод төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2021 елның II кварталында smart-телевизорлар һәм әзер продукция склады җитештерү буенча икенче завод төзелеше тәмамланачак.

Шулай ук бүген очрашу кысаларында «Хайер Индастри Рус» һәм «Алабуга» МИЗ арасында «Хайер» компаниясе ихтыяҗлары өчен компонент базасын һәм микроэлектроника җитештерүнең махсус зонасы территориясендә локальләштерү буенча меморандум имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.