Яңалыклар

25.08.2020

«КОНАР» (Чиләбе) нефть машиналары төзелеше төркеме һәм «ПЕГАЗ-Инжиниринг» (Уфа) проект компаниясе Татарстанда уртак предприятие булдырырга әзер. Бүген бу хакта Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «КОНАР» КТ Директорлар советы рәисе Валерий Бондаренко хәбәр итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырды. 

25.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

25.08.2020

Бүген Казанда В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Утырышта 2020 елның җиде аенда компаниянең бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябренә бюджет расланды.

Чарада катнашучылар «Татнефть» ГАҖнең 2020 елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат буенча фикер алыштылар.

25.08.2020

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елда  “Земство табибы” һәм “Земство фельдшеры” программалары буенча Татарстан авыл җирлекләренә 107 медицина хезмәткәрен эшкә кайтаруны планлаштыра. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

25.08.2020

Бүген белем бирү оешмаларының 2020/2021нче уку елына әзерлеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган киңәшмәдә фикер алыштылар.

Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

25.08.2020

Татарстан Республикасында 2020 елның 7 ае эчендә бәяләүләр буенча җыелма төбәк продукты (ҖТП) күләме үткән елның шушы чорына карата 98,5% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы – 98,2%. Төп сәнәгать тармакларының кайберсе буенча кимү күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре салым түләүче  предприятиеләр белән киңәшмәдә хәбәр итте.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анад Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

25.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шундый карар яңгырады.  

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды һәм банкрот дип танылган банклар клиентлары мәсьәләләрен хәл итү кысаларында уздырылучы эш йомгакларына багышланды.

24.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Ул «Зеленодольск» ТОСЭР сәнәгать мәйданчыгында Wildberries бүлү үзәгенең беренче чиратын ачуда катнашты, аннары яңа балалар бакчасын ачты һәм ТАССРның 100 еллыгы исемендәге электр подстанциясендә булды.

24.08.2020

Wildberries – Россиянең эре онлайн-ритейлеры – «Зеленодольск» ТОСЭР сәнәгать мәйданчыгы территориясендә бүлү үзгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Беренче чиратның мәйданы 50 мең кв. м, ә логистика объектының гомуми мәйданы 100 мең кв. метрдан артык булачак. Wildberries проектка керткән инвестицияләр гомуми күләме 5 млрд сум.

24.08.2020

Хәзерге вакытта Татарстанда бонд зонасы булдыру өчен бөтен кирәкле шартлар да бар. Бу – югары дәрәҗәдәге логистик инфраструктура әзерлеге һәм оптималь географик урнашу. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон коммерция индустриясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Битләр: << 681 682 683 684 685 686 687 688 ( 689 ) 690 >>