Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Идел буе транспорт прокуроры Дмитрий Конош белән очрашты.
Дмитрий Конош Идел буе транспорт прокуроры вазыйфасына 2020 елның 30 июнендә билгеләнгән. Моңа кадәр ул Төньяк-көнбатыш транспорт прокурорының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган.
Очрашуда транспортта, транспорт инфраструктурасы объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.