Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасы мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына Татарстан Республикасы Көне һәм ТАССР 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республиканың Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны һәм республика җитәкчелеген Республика Көне белән котлады. Котлау сүзләре белән телеграмманы ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллады.
29-30 август көнне республика шәһәрләрендә һәм районнарында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак. Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаралар үткәргәндә санитар һәм профилактик таләпләрне катгый үтәргә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 843 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 836 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 11 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген төштән соң Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында эшлекле очрашу уздырды. Рөстәм Миңнеханов республикадагы агымдагы социаль-икътисадый хәл турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ике спорт объектын ачу тантанасында катнашты. Болар – «Победа» күнегүләр уздыру футбол манежы һәм «КАМАЗ» түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалак.
Казан вертолетлар заводы Татарстанның һәм бөтен илнең вертолет төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы төзелүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.
Бүген Лаеш районында «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексының икенче чиратын ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Комплекс «Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн. данә чөгә маймычлары үстерүгә һәм Идел-Нократ төбәгендәге сулыкларда балык запасларын торгызуга исәпләнгән.