Рөстәм Миңнеханов: Татарстан күп кенә Кытай провинцияләре белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салды, шул исәптән "Волга-Янцзы" форматында да

14.10.2020

Татарстан күп кенә Кытай провинцияләре белән, шул исәптән «Волга-Янцзы» форматы кысаларында да, тыгыз хезмәттәшлекне җайга салды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» форматында Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре очрашуында хәбәр итте. Очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай җитәкчелегенә динамик үсештәге Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, дуслык һәм үзара ярдәм аеруча актуаль һәм бүгенге катлаулы вакытта Covid-19 пандемиясе өчен мөһим. Апрель аенда республикага Кытайдан «Татнефть» компаниясе тарафыннан медицина битлекләре, бокслар һәм битлек җитештерү өчен югары җитештерүчән җиһазлар кайтартылды. Шулай ук түләүсез нигездә ИВЛ аппаратлары китерелде. «Хайер» компаниясе республика хастаханәләренә 50 берәмлек техника бирде. Сычуань провинциясеннән Татарстанга саклагыч битлекләр һәм костюмнар җибәрелде. Моннан тыш, Кытай һәм Татарстан табиблары коронавирус белән көрәштә тәҗрибә уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Кытай партнерлары белән Татарстан актив хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда элемтәләр аеруча үсте. Рәсми һәм бизнес делегацияләренең үзара визитлары оештырыла. Татарстанның күп кенә Кытай провинцияләре белән кооперациясе җайга салынган, хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Аларның 4се «Волга-Янцзы» форматына керүче провинцияләр белән төзелгән: Хунань, Сычуань, Аньха һәм Чунцин. Пекинда – Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.

Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 564 млн. доллар тәшкил иткән, Татарстанда «Хайер», «Вейчай», «Хуавэй», «Диди» һәм башка Кытай компанияләре белән берничә уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла.

Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары төбәкләре белән кооперациягә килгәндә, делегацияләр белән даими рәвештә ике яклы визитлардан һәм очрашулардан тыш, конкрет проектларны һәм юнәлешләрне билгеләп үтәргә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Алабуга» МИЗ химия продукциясе һәм минераль ашламалар җитештерү буенча «Сычуань Голден Элефант» Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итә. Сычуань белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек җайга салынган. Провинция муниципалитетлары белән берничә килешү имзаланган, ә Казан һәм Чэнду шәһәрләре – тугандаш шәһәрләр. Шул ук вакытта, Татарстан Президенты фикеренчә, Янцзы елгасының югары, урта агымындагы Кытай провинцияләре белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен гаять зур мөмкинлекләр бар.

Шулай ук бүген мәдәният, мәгариф, фән, спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өстендә эш алып барыла. Хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында 1,7 меңгә якын Кытай студенты белем ала. Татарстанның кайбер югары уку йортлары «Волга-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенә керә.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын актив үстерүгә зур игътибар бирә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.