Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге белән Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру проекты турында фикер алышты

13.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге катнашында узган киңәшмәдә Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләр, аерым алганда, Казан метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук «Калашников концерны» АҖ вәкилләре дә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, барысын да 27 сентябрьдә узган Машина төзүчеләр көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә,  «Трансмашхолдинг» – рельс транспорты өчен хәрәкәт составын иң эре җитештерүчеләрнең берсе. Татарстан компания белән берничә ел гына уңышлы хезмәттәшлек итми, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, регионда метро, электропоездлар, рельс автобуслары һәм «Трансмашхолдинг» җитештергән трамвайлар файдаланыла.

2020 елның августында узган соңгы очрашу кысаларында уртак эшнең төп юнәлешләре беркетелде-Татарстанда транспортта пилотсыз технологияләрне үстерү. Моннан тыш, «ТМХ» АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс» МУП, Казан Башкарма комитеты, шулай ук Иннополис махсус икътисадый зонасы һәм «КАМАЗ» ГАҖ белгечләре кергән эш төркеме оештырылды. Хәзерге вакытта Казан метросында пилотсыз хәрәкәт оештыру мөмкинлеге карала.

Бүгенге киңәшмә барышында «Трансмашхолдинг» ның «Иннополис» МИЗда пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген ачуы әйтелде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Трансмашхолдинг» Иннополис белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм пилотсыз технологияләр буенча Компетенцияләр үзәген булдыру эшлекле элемтәләрне тирәнәйтү юлында чираттагы адым булачак.

«ТМХ» АҖ президенты Андрей Бокарев шулай ук «ТМХ» һәм Иннополис университеты белгечләренең Казан метросында пилотсыз хәрәкәт проектын үстерү һәм заманча программа тәэминатын булдыру өлешендә уңышлы хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде.

«Трансмашхолдинг» АҖ генераль директоры Кирилл Липа кыскача Казан метрополитены базасында Россиядә беренче тулысынча пилотсыз метрополитен проекты турында сөйләде. Ул «ТМХ» әлеге проектны гамәлгә ашырырга әзер, һәм киләсе ел ахырына кадәр проект Казан метросында гамәлгә кертелергә мөмкин, дип белдерде. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Трансмашхолдинг» АҖ Иннополис МИЗ резиденты статусын алу буенча эш алып бара.

«Казан шәһәре метрополитенында поездларның пилотсыз хәрәкәтен оештыру» проекты презентациясе белән «ТМХ» интеллектуаль идарә системаларын үстерү буенча идарәче директоры Андрей Романчиков чыгыш ясады.

«Трансмашхолдинг» АҖнең Иннополис белән хезмәттәшлегенә килгәндә, Иннополис университетының проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректор-идарә башлыгы Искәндәр Бариев хәбәр иткәнчә, агымдагы елның ноябрендә вуз «Трансмашхолдинг» АҖ җитәкчелеге өчен цифрлаштыру буенча стратегик сессия оештыра (технологияләр үсешендә фаразлар, предприятиеләрне уңышлы цифрлаштыруның төп технологияләре, машина төзелешендә цифрлы технологияләрне куллануның алдынгы кейслары).

Моннан тыш, «Трансмашхолдинг» АҖ 280 хезмәткәре Иннополис Университетында квалификация күтәрү программасын (CDO) узачак.

Бүгенге киңәшмә барышында «Калашников концерны» АҖ генераль директоры Дмитрий Тарасов заманча станоклар төзү тармагында цифрлы технологияләр кертү турында сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.