Рөстәм Миңнеханов «Восход» ФТИ җитәкчелеге белән очрашты

13.10.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Мәгълүматлаштыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм бердәм дәүләт платформасын гамәлгә ашырганда хәл ителә торган бурычлар каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.