Татарстан Президенты Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында катнашты

12.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә узды.

Дмитрий Патрушев 2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджетта 35,9 млрд.сум каралганын искә төшерде. Бу акчаларның күп өлеше төбәкләргә җибәрелгән. Хәзерге вакытта үзләштерү 50,2% тәшкил итә. "Чараларны үз вакытында үткәрүгә пандемия бик җитди йогынты ясады. Шуңа да карамастан, төбәкләрнең күбесе йөкләмәләрне үти», - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елга программа буенча республикага акча лимиты 2 млрд 168 млн сум тәшкил итә. Тулаем алганда, башкарылган эш күләме 78%. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ел ахырына кадәр республика планлаштырылган эшләрнең 100% үтәлешен һәм акчаларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итәчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәр чарага җентекләп тукталды. Шулай итеп, инженерлык инфраструктурасын һәм торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларын үстерү кысаларында 7 км газ бүлү челтәрен, 25,5 км суүткәргечне гамәлгә кертү планлаштырыла, торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү буенча 10 проект гамәлгә ашырыла. Башкарылган эшләр күләме 95% тәшкил итә. Эшләр тулысынча агымдагы елның ноябрендә тәмамланачак һәм акчалар үзләштереләчәк.

126 гаиләнең торак шартларын яхшырту өчен 8,2 мең квадрат метр торак төзү эшләре тәмамланган диярлек. Акча тулысынча үзләштерелгән. Октябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән наемга алу өчен торак төзү буенча өстәмә килешүләр төзелгән.

Авыл халкына ярдәм итүнең нәтиҗәле инструменты – авыл ипотека программасы, дип дәвам итте Татарстан Президенты. Республикада 2,3 млрд. сумлык 1 меңнән артык кредит бирелгән, хупланган 3 мең гариза буенча 7,1 млрд. сум. "РФ Дәүләт Советы утырышы кысаларында, элегрәк Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите буенча эшче төркем җитәкчесе буларак, Россия Президентына мөрәҗәгать итте һәм төбәкләрнең авыл ипотека буенча финанслауны арттыру кирәклеге турында, шул исәптән башка проектлар буенча үзләштерелгән акчаларны бүлү хисабына, фикерен белдерде. Хөрмәтле Дмитрий Николаевич, безнең тәкъдимне хуплавыбызны сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.

Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча чара кысаларында Татарстанда 501 объект төзү планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, башкарылган эш күләме 80% тәшкил итә. Нигездә, гомумтөзелеш эшләре тәмамланган. Җиһазлар китерелә һәм монтажлана. Барлык эшләрне дә 20 ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

«Авыл территорияләренең заманча йөзе» программасы кысаларында блоклы чистарту корылмалары һәм Зеленодольск районының Октябрьский бистәсендә ташланучы суларны агызу системасы төзү каралган. Шул ук вакытта дәүләт контрактында, эшләрне башкарганнан соң гына, подрядчы белән исәп-хисап ясау каралган. Объектларны файдалануга тапшыру һәм акчаларны тулысынча үзләштерү декабрь аена планлаштырылган.

Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү проекты кысаларында 15 км автомобиль юллары (6 объект) төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Эшләр 91% ка башкарылган. 1 декабрьгә кадәр тәмамланачак.

"Шулай итеп, хәзерге вакытта "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру план режимында башкарыла. Агымдагы елның 20 декабренә кадәр акча тулысынча үзләштереләчәк, максатчан күрсәткечләр үтәлгән инде», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.