Рөстәм Миңнеханов танылган Татарстан табибы Татьяна Андреевна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

12.10.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Татарстан табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Тиешле телеграмманы ул аның сеңлесе Анна Андреевна Емелинага юллады.

«Хөрмәтле Анна Андреевна! Апагыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Татьяна Андреевна Емелина вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам.

Институттан ук хәрби-кыр хирургы буларак фронтка киткәч, Татьяна Андреевна йөзләгән кеше гомерен саклап кала, ә соңрак туган республикасындагы ватандашларының сәламәтлеген саклауны камилләштерү өчен фидакарьләрчә хезмәт куя. Ул тиңдәшсез шәхси батырлык һәм туган илгә фидакарь хезмәт итү үрнәге булды, яраткан эшен уңышлы тормышка ашыра алды. Татьяна Андреевнаны белгән һәркем аның чын патриот, искиткеч профессионал, тормышны һәм кешеләрне ихлас күңелдән яратучы игелекле һәм зыялы хатын-кыз икәнлеген хәтерли. Мондый шәхесләр – безнең республика горурлыгы.

Ихлас күңелдән авыр югалтуыгызны уртаклашам. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм ныклык телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.