ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан Республикасында 2 млн. 137 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 72%ы

10.10.2020

Торак төзелеше программалары буенча республикада 2 млн.137 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 72% ы, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 126,4 мең кв. метр тәшкил итә. Биектау һәм Тукай районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 933 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 308 мең сумлык 125 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 302 оешма әгъзасы тикшерелгән.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча статистика органнарына 110 мең кв. метр мәйданлы 1 мең 866 фатирлы (планның 40,2%ы) 80 йорт буенча хисап тапшырган. Дәүләт торак фонды программасының калган 50 объекты буенча йортларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 30 объект әзер диярлек, 16 объект уртача әзерлектә, 4 объектта эшләр күп әле.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 1 млн.317,2 мең кв. метр мәйданлы 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, бу – иске кагыйдәләр буенча төзелә торган, өлешчеләр акчасына турыдан-туры төзүчеләр тарафыннан җәлеп ителә торган инвестицион торак. Бүгенге көндә 824,7 мең кв.метр мәйданлы 108 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 62,6% ын тәшкил итә. 2020 елда файдалануга тапшырыла торган объектларны төзү стадиясе түбәндәгечә: 55 йорт әзер диярлек, 14 йорт уртача әзерлектә.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2020 елда 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. 9 октябрьгә 1 млн. 202,5 мең кв. метр мәйданлы 9 мең 250 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 86,6% ын тәшкил итә. 2 атна эчендә динамика 59 мең кв. метр.

Гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында 717 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт торак фонды белән 343 торак урын сатып алу өчен контракт төзегән. 9 октябрьгә 283 торак бинага республика хокукы теркәлгән, ятим балалар белән наем шартнамәләре төзелгән, 21 торак бинага Дәүләт торак фонды хокукы теркәлгән, 4 торак бина буенча әзерлек алып барыла, 35 торак урын файдалануга тапшырылмаган йортларда урнашкан (аларның әзерлеге 90% тан артык).

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 9 октябрьгә 44 сертификат гамәлгә ашырылган. 9 октябрьгә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча субсидияләр алучылар исемлегенә кертелгән 47 гаиләнең 38енә акчалар күчерелгән. Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 24 гражданга 23 сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның 19ы тормышка ашырылган.

Шулай ук министр социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Сәламәтлек саклау» тармагында 43 фельдшер-акушерлык пунктының 16сын һәм 7 табиб амбулаториясенең 3сен төзү эшләре тәмамланган.

«Спорт» тармагы буенча 84 спорт мәйданчыгының – 82е һәм 6сының 4 блок-модульле чаңгы базасы төзелгән.

«Мәдәният» тармагында авыл клубларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. 12 объектның 6сында эшләр тәмамланган: Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә районнары.

«Авыл хуҗалыгы» тармагында 3 сыер абзары төзелгән, 4сендә эшләр дәвам итә. Шулай ук 79 объектның 65 силос-сенаж траншеясы төзелгән.

Авыл җирлекләре Советлары (башкарма комитетлары) биналарын төзү программасы буенча 11 объектның 4сендә эшләр тәмамланган.

Шулай ук 2 программа тормышка ашырыла: җирлек советлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау (11 объект) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү (21 объект).

8 октябрьгә җылылык бирү буенча барлык чаралар да тәмамланган. Республиканың барлык торак һәм социаль өлкә объектларына да җылы бирелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.