Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

10.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Мәскәүдә узды.

Перспективалы тикшеренүләр фонды (ФПИ) 2012 елның 16 октябрендәге «Перспективалы тикшеренүләр фонды турында»гы 174-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә барлыкка килде. Фондның максаты – илнең оборона һәм дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрендә фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыруга, хәрби-техник, технологик һәм социаль-икътисадый өлкәләрдә сыйфатлы яңа нәтиҗәләргә ирешүгә бәйле рәвештә, инновацион технологияләр эшләү һәм хәрби, махсус һәм ике төрле билгеләнештәге югары технологияле продукция җитештерүгә ярдәм итү.

Киңәшмә барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, сүз ФПИ белән КНИТУ-КАИ һәм Казан милли тикшеренү технология университеты арасында хезмәттәшлек турында, шулай ук Иннополис һәм «Алабуга» МИЗ мәйданчыкларында ФПИ проектларын эшләү турында барды. Хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – ТР энергия системасын ныгыту һәм модернизацияләү буенча уртак эш алып бару.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Перспективалы тикшеренүләр фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ФПИ генераль директоры Андрей Григорьев кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән.