Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко төбәкләрнең инвестицияләрне арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

12.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Велерий Лимаренко белән очрашуда төбәкләрнең инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртик, Сахалин өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш визиты белән килде – берничә юнәлеш буенча Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнү һәм республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышу өчен.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов чаралар планын төзергә һәм якын арада 2023 елга кадәр уртак эшнең «юл картасы»н имзаларга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бу эшлекле төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч бирәчәк, товар әйләнешен арттыру буенча эшне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан белән Сахалин өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше - 800 млн.сум тирәсе, Татарстан Сахалинга йөк автомобильләре, шинар, медицина җиһазлары, азык-төлек продуктлары китерә.

Үз чиратында, Сахалин өлкәсе Татарстанга балык продукциясен китерә алыр иде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанга Сахалиннан балык продукциясе белән тәэмин итү күләмнәрен һәм ассортиментын киңәйтүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Уртак эшнең перспектив юнәлешләре арасында Сахалин өлкәсенә машина төзелеше продукциясе китерүне киңәйтү, Сахалин нефть-газ чыгару предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү кебек юнәлешләр аталды. Моннан тыш, эшкуарлыкка ярдәм итү, инвестицион инфраструктураны үстерү мөһим юнәлеш булып кала.

«Без тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», - диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.