Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләренә 88 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды. Чара Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе мәйданында узды.
Яңа машиналарны полиция участок вәкаләтле хезмәткәрләре, патруль-пост хезмәте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре алды.
Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм республикада тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. «Бүген Татарстан – безнең ил төбәкләре арасында алдынгыларның берсе, ә республика буенча ЭЭМ күп күрсәткечләр буенча үрнәк булып тора. Бу – сезнең көндәлек һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты полиция хезмәткәрләренә.
Ул быел полиция хезмәткәрләренең коронавируска каршы көрәштә алдагы рәтләрдә булуларын билгеләп үтте. «Безнең республиканың хокук саклау системасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә без ситуацияне тоткарлап тора алабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгытуда ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук, катлаулы ел булуга карамастан, полиция хезмәткәрләре төбәктә криминаль хәлнең кискенләшүенә юл куймады, дип тә билгеләп үтте.