Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10.11.2020

Хөрмәтле Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

10 ноябрь күп гаиләләр өчен истәлекле көннәрнең берсенә әверелде. Бу көнне эчке эшләр органнарында хезмәт иткән һәм хезмәт итүчеләрнең барысы да котлаулар кабул итә.

Бүген җәмгыять сезнең алга югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарындагы тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы, аларның үз иминлегенә карата ышанычы сезгә бәйле.

Нәкъ менә сез хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерәсез. Эшкә җаваплы мөнәсәбәт, һәркемнең проблемасына игътибарлы булганда, иң мөһиме – үз эшеңне профессиональ дәрәҗәдә башкарганда гына ышаныч казанырга һәм аны тиешенчә сакларга мөмкин.

Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан шау-шу кузгаткан кайбер җинаять эшләре ачылды һәм коррупциягә каршы көрәштә уңышлы операцияләр үткәрелде. Татарстанда уза торган зур иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни чараларда иминлек һәм хокук тәртибе тулы күләмдә тәэмин ителгән. Бүген сез коронавирус инфекциясе таралган шартларда үз бурычыгызны намус белән үтисез, халыкның иминлек һәм чикләү таләпләрен үтәвен контрольдә тотасыз.

Ышанам, героик үткәннәр үрнәгендә тәрбияләнгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алга таба да данлы традицияләрне дәвам итәчәк, биргән антына һәм хезмәт бурычына тугры калачак.

Бүгенге көндә эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Алар яшь хезмәткәрләрнең формалашуына гаять зур өлеш кертә, аларга үзләренең бай тәҗрибәсен тапшыра, һәлак булганнарның гаиләләренә барлык ярдәмне күрсәтә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында зур бурычлар тора, ышанам, алар сыйфатлы рәвештә һәм үз вакытында үтәләчәк. Сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау гадәти эш кенә түгел, ә үз гомерегезне шуңа багышлаган хезмәт тә.

Чын күңелемнән сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте