Татарстан Президенты Казанда "Екатерина Великая. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсен карады

11.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылган "Екатерина Великая. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсен карады.

Күргәзмәгә Бөек Екатерина шәхесенә һәм патшалык итү чорының төп вакыйгаларына багышланган берничә тематик бүлек керә. Залларда императрица һәм аның гаилә әгъзалары булган күп кенә мемориаль әйберләр тәкъдим ителгән: костюмнар, балалар уенчыклары, кыйммәтле әйберләр, корал, мебель предметлары, фарфор сервизлары, шулай ук Екатерина II язган китаплар.

Күргәзмәнең икенче өлешендә Рөстәм Миңнеханов Екатерина II идарә иткән чордагы төп вакыйгалар, һөнәрчелек һәм сәнгатьне үстерү, мәгарифкә бирелгән реформалар, илебез сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән реформалар белән танышты.

Аерым бүлек Казанга багышланган. Императорица 1767 елда Казан шәһәрендә була. Татарстан Республикасы Президентына Казан һәм аның тирә-ягы күренешләре төшерелгән гравюралар, Екатерина II портретларын һәм үзе белән сәяхәткә алган әйберләрне күрсәттеләр. Шулай ук биредә Екатерина заманында нәшер ителгән китаплар, аерым алганда, Коръәннең рус теленә тәрҗемәсе дә бар. Күргәзмәне оештыручылар Пугачев бунтының бастыру тарихына аерым игътибар биргән.

Күргәзмә киң мәгърифәтчелек программасы белән үрелеп бара һәм 2021 елның 11 апреленә кадәр дәвам итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.