Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, Тарловка спорт полигонында узды һәм «КАМАЗ-мастер»командасының «Дакар-2021» халыкара раллиенда катнашуына әзерләүгә багышланган иде.
Хәзерге вакытта «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2021» раллиена әзерләнүен тәмамлап килә.
Инде 2020 елның 1 һәм 2 декабрендә Франциянең Марсель шәһәрендә узышта катнашучыларны Гарәп ярымутравына озату өчен беренчел техник тикшерүләр һәм паромгага техниканы төяү эше узачак. 43нче «Дакар» 2021 елның 3 гыйнварында Җиддә шәһәрендәге Кызыл диңгез яр буенда старт алачак. Катнашучылар 2021 елның 15 гыйнварында Җиддә шәһәрендә финишка килеп җитәчәкләр.
«КАМАЗ-мастер» командасы өчен бу инде 30 нчы ярыш.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, команда ярышларга әзер. Аның сүзләренә караганда, спортчыларны физик әзерлеге шик тудырмый. "Без чираттагы ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүне көтәбез", - диде ул.
Команданың кайбер спонсорлары финанслауны киметүгә карамастан, «КАМАЗ» ГАҖ финанслауның үз өлешен түләде, дип белдерде Сергей Когогин. Раллида катнашу нәтиҗәсендә, «КАМАЗ» продукциясе бөтен дөньяга мәгълүм, дип искәртте «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры, бренд таныла, һәм бүген бу аеруча әһәмиятле – проектланган яңа машинала, базарга чыгарыла . Амбициоз бурычлар тора – бу машиналарны халыкара базарларга чыгару, чөнки алар күп кенә характеристикалар буенча башкаларга караганда яхшырак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарловка полигонына килүгә үк яңа техника белән танышты. Ул шулай ук шәхсән «КАМАЗ» спорт автомобилен сынап карады.
«КАМАЗ-мастер» - безнең республика һәм илебез горурлыгы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм һәрвакыт «КАМАЗ» ГАҖ, республика һәм «Ростех» КТ командага ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук автомобильдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, машина көчле, ул ярышларның уңышлы булачагына ышанычын белдерде. "Машина бик уңайлы һәм бик тиз, - диде ул. - Командага уңышлар телибез!»
"Хәерле юлга! - Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасына уңышлар теләде. - Ярышларга барысы да әзер, автомобиль бик лаеклы, анда бик күп заманча җиһазлар, менә дигән тапшырулар тартмасы ясалган. Без сезнең өчен җан атачакбыз!»