Бүген традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов владыка Феофан истәлегенә бер минут тынлык белән башлады. Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан кичә 74 нче яшендә вафат булды. Хушлашу тантанасы дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, 9 сәгатьтә Казан Кремленең Благовещение соборында узачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, владыка Феофан озак еллар дәвамында җәмгыятьнең рухи яңарышы эшенә гаять зур өлеш кертте. "Владыка соңгы 5 елда хезмәт иткән күп милләтле Татарстан аның өчен чын мәгънәсендә туган йорты булды. Биредә аның пасторлык һәм оештыру сыйфаты тулысынча чагылды. Аның миссиясе республикада яшәүче төрле халыклар һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ныгытуга һәм үстерүгә юнәлтелгән иде, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. - Митрополит Феофан турындагы хәтер татарстанлылар һәм бу искиткеч зирәк пастор белән хезмәт итәргә һәм аралашырга насыйп булган кешеләр күңелендә озак сакланыр дип ышанам".
Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл белән телефоннан сөйләште. Бөтен Русь Патриархы Кирилл карары белән митрополит Феофан Казанның Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.