Казан вертолетлар заводында «Россия Вертолетлары» холдингы Директорлар советы утырышы узды

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Вертолетлары» холдингы Директорлар советы утырышында катнашты.

Утырыш Казан вертолетлар заводында узды.

Утырышны «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры, Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде.

Утырыш кысаларында «КВЗ» ГАҖ идарәче директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Белых Директорлар советы әгъзаларына предприятиене финанс яктан савыктыру планнары турында, шулай ук 2021-2023 еллар чорына предприятиенең җитештерү программасы турында сөйләде.

Моннан тыш, Директорлар советы утырышы кысаларында Казан вертолетлар заводының җитештерү мәйданнарын оптимальләштерү һәм яңа буын композит көпшәкләре җитештерүне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.