Республикада яңа коронавирус инфекциясенә бәйле хәл элеккегечә үк бик киеренке, әмма тотрыклы кала бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Covid авыруының яңа очраклары арту темпы – 19 атна эчендә уртача 0,7% тәшкил итә. 21 ноябрьгә коронавирус белән авыручы барлыгы 9 мең 625 кеше рәсми рәвештә ачыкланган, тәүлеклеклек үсеш 69 кеше тәшкил итә.
ТР Президенты сүзләренчә, хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов эпидемия шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче ихтыярыйларга аерым рәхмәт белдерде.
"Сәламәтлек саклау системасы мөмкинлек кадәр зур йөкләнеш белән эшли. Вәзгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар саны, поликлиникалар эше, дарулар һәм кислород булу – бу мәсьәләләр оператив рәвештә хәл ителә», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгына коронавирус инфекциясенә бәйле мәсьәләләр буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәрергә кушты. Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә эшләнгән һәм линия киләсе атнада эшли башлаячак. «Халык белән тыгыз эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Бөтен система җайлы эшләргә тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.
ТР Президенты искәрткәнчә, вирусның таралуын барлык санитар таләпләрне катгый үтәгәндә генә туктатырга мөмкин.