Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Сердюков П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында булдылар

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында булдылар.

П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында булу кысаларында Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс» хәрәкәте тәкъдир ителде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Сердюков «Авиация техникасы эшләнмәләрен җитештерү буенча җыю» компетенциясе буенча «Ворлдскиллс» стандартлары буенча төбәк чемпионаты мәйданчыкларын (укыту-җитештерү полигонын) карадылар.

Кунакларга укыту-җитештерү полигонының эше турында сөйләделәр – монда эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгать автоматикасы, диагностика һәм техник үлчәүләр, авиация двигательләре конструкциясе кебек участоклар урнашкан.

Анатолий Сердюковка шулай ук «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү», «Калай металл эшкәртү» компетенцияләре буенча мәйданчыкларның эшен күрсәттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.