Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды. Утырышта шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсът Шадаев, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-индустрия вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч баларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Үзәк Казанда урнашкан (Ягодинская ур., 35). Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә республикада Инвалидлар декадасы старт алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.
Бүген республиканың һәр торак пунктына барып җитү һәм мөмкин кадәр күбрәк яшь кешеләрне колачлау өчен, яшьләр белән эшләүнең барлык рәвешләрен үстерергә кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X республика яшьләр форумы финалына чыккан яшьләр белән очрашуда белдерде. Чара Казан ИТ-паркында узды. Очрашуда шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман»VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Тугыз компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булды, алар 250 дән артык эш урыны булдырачак. Инновацион инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар.