Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы бүген видеоконференцэлемтә режимында узды. Ведомствоның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Очрашуда шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының профильле комитетлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Чараның турыдан-туры трансляциясе ведомствоның рәсми сайтында оештырылган иде.
Сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Бу чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында узды. Анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узган түгәрәк өстәлдә төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар. Бу чара “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы белән Кемерово "Азот" АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
Имзалау тантанасы "Казан Экспо" ХКҮдә 2-4 сентябрьдә баручы Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов геолог-нефтьчеләрнең халыкара конференциясендә катнашты.
Конференция Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында уза һәм быел ул нефть-газ геологиясенең яңа парадигмасына багышланган.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, елдан-ел нефть яималарын эшкәртү кыенлаша бара.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефть.Газ.Нефть химиясе" 27 нче махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучы компанияләр экспозицияләрен карады.
Күргәзмә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2020 кысаларында оештырылган.
Бүген Әтнә муниципаль районы игенчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2020 елгы яңа уңыштан пешерелгән икмәкне бүләк иттеләр.
Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2020 ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районындагы яңа «Авангард» скверында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.